Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Хакасия арасында хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Хакасия Республикасы Башлыгы – республика Хөкүмәте Рәисе Валентин Коновалов белән очрашты.

"Безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлек күп өлкәләрдә үсеш потенциалына ия. Татарлар, хакаслар кебек үк, төрки тамырларга ия, без охшаш телләрдә сөйләшәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан белән Хакасия арасында сәүдә-икътисадый элемтәләр 2016 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Безнең республика Хакасиягә КАМАЗлар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы, бензин, шиналар, азык-төлек җибәрә. Татарстан үз чиратында күмер, бентонит порошогы ала.

"Әлегә безнең төбәкара товар әйләнеше бик зур түгел - нибары 240 млн сум. Без йөк автомобильләре, шина продукциясе, халык куллану товарлары белән тәэмин итүне арттырырга әзер. Безгә уртак эшнең яңа юнәлешләрен эшләтеп җибәрергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул инвесторлар белән эшләү, эшкуарлыкка ярдәм итү, индустриаль парклар булдыру мәсьәләләрендә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга әзер булуына ышандырды.

Валентин Коновалов элек имзаланган килешүнең икътисадый мөнәсәбәтләрне активлаштыруын билгеләп үтте. Делегацияләр алмашынды. "Хәзер махсус икътисадый зона булдырабыз, әлбәттә, Татарстанда булган тәҗрибә бик файдалы», - дип билгеләп үтте Хакасия Башлыгы. Ул ассызыклаганча, ике төбәктә охшаш булган мәдәниятне һәм традицияләрне саклау мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу мөһим һәм бу эш тә актив алып барыла.

Очрашу ахырында 2025-2027 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Хакасия Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куелды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.