Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате

06.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас йөрәктән Рус теле көне уңаеннан котлыйм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә мәшһүр әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәбез.

Рус теле – кешелек дөньясының тиңдәшсез зур казанышы. Ул рус халкының милли-мәдәни үзенчәлеген, шулай ук Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләренең рухи-әхлакый хәзинәләрен, мәдәниятләренең байлыгын саклаудаһәм киләчәк буыннарга тапшыруда төп рольне уйный.

Александр Сергеевич халыкның күңелен тирәннәнтоемлаган, аның сөйләме аша  сурәтле фикерләүне, гасырлар дәвамында тупланган зирәклекне һәм заман сулышын үзенә сыйдырган тормыш матурлыгын чагылдырган. Гаҗәеп дәрәҗәдә белемле шәхес Пушкиндөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән яхшы таныш була. Дөньяга карашының киңлеге, фикер тирәнлеге исә, рус әдәбияты классигы иҗат иткән үлемсез әсәрләрнең сихритәэсир көчен тәэмин итә.

Үзенең иҗатында Александр Пушкин кеше һәм гражданинга хас Ватанга тугрылык, намуслылык, фидакарьлек, гаделлек, белем-мәгърифәткә омтылу кебек һичкайчан әһәмиятен җуймас сыйфатларны җырлый.

Александр Пушкинның бөек мирасы чиксез күпкырлылыгыбелән аерылып тора. Ул – Рус дөньясының кодрәте, какшамас рухы, колач җитмәслек мәһабәтлеге символы.

Һәммәгезгә дә рухи ныклык, барлык игелекле башлангычларыгызны һәм уй-ниятләрегезне тормышка ашыруда зур уңышлар телим!».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.