Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе төбәкләре башлыклары очрашуында катнашты.
Киңәшмә Санкт-Петербургта Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин рәислегендә узды. Катнашучылар Россия төбәкләренең инновацион потенциалы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2010 елда оештырылган ассоциация үзен алдынгы тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикаларны масштаблаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәтте.
Бүгенге көндә РИРАнә 18 төбәк керә, аларга тулаем эчке продуктның дүрттән бер өлеше һәм барлык инновацион продукциянең өчтән бер өлешеннән артыгы туры килә.
"Февральдә ил Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең яңартылган стратегиясен раслады. Ул фәнни-технологик үсешкә идарә итүдә төбәкләрнең ролен көчәйтүне күздә тота", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бу уңайдан бүгенге көндә төбәкләрдә эшләнгән барлык иң яхшы практикаларны җыю мөһим. Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе булып тора.