Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде

05.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.

5 июньнән 7 июньгә кадәр ТР Рәисе Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашачак.

Программада 30лап очрашу һәм килешүләр имзалау планлаштырылган. «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы стенды урнаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.