Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзәндә зона киңәшмәсендә катнашты
08.10.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР Законы проекты һәм республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау параметрлары турында сөйләшү буенча зона киңәшмәсендә катнашты.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча, республика районнарында һәм шәһәрләрендә төп икътисади документка багышланган зона киңәшмәләре сериясе үтте. Бүген Яшел Үзәндә үткән киңәшмә - соңгысы.
Чарада профильле министрлыклар башлыклары катнашты.
2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР социаль-икътисади үсешен фаразлау турында доклад белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. 2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Республиканың финанслар министры ачыклык керткәнчә, бюджет өстендә эш аны ТР Дәүләт Советына керткәнчә ярты ел алдан башланган. Республика учреждениеләре ихтыяҗлары берничә этапта өйрәнелгән, җирле бюджетларны баланска алу мәсьәләләре каралган. ТР Президенты һәм Министрлар Кабинеты белән бюджетны формалаштыру шартлары сөйләшенгән һәм килешенгән.
Радик Гайзатуллин билгеләвенчә, бюджет ТР Президентының “май” Указларын һәм ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны исәпкә алып, формалаштырылган. ТР финанслар министры 2014-2016 нчы елларга ТР бюджеты проектының социаль юнәлешкә йөз тотканлыгын билгеләде. Консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкәнең чыгымнары 2014 нче елда 69 процентны, 2016 нчы елда 72 процентны тәшкил итә.
Тәкъдим ителгән докладларга нәтиҗә ясап, республика парламенты башлыгы бюджетның киеренкелеген билгеләп үтте һәм акчаларны максатчан кулланмаудан кисәтеп куйды, шулай ук муниципалитетларны закон чыгару инициативалары хокукларыннан файдаланырга чакырды. “Әлеге закон проекты буенча төпле, профессиональ тәкъдимнәрнең булуын телисе килә”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Киңәшмә соңында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында районның һәм шәһәрнең төп финанс проблемаларын билгеләп үтте.
Шулай ук чарада ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Мурад Гаделшин, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, алдынгы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һ.б. катнашты.