Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казанда шагыйрь Евгений Боратынский музеенда узды һәм рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланды.
ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озатуында Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясен карады, шулай ук Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы буенча гамәлгә ашырылган проектлар күргәзмәсе белән танышты. Алар арасында Казанның 93 нче гимназиясе территориясендә А.С. Пушкин һәйкәлен урнаштыру, «Пушкин и Казань. История трех дней" китабы басылып чыгу, рус мәдәнияте фестивале "ПушкинФест" һәм "Смотрины на Красной Слободе" мәдәни-агарту проектын үткәрү. Татарстан Рәисенә республикада рус фольклорын саклау һәм трансляцияләү буенча комплекслы эш, Лаеш районы Никольское авылында «Русское подворье» проекты, Казанда «Добрыня» этномәдәни-спорт комплексы проекты турында сөйләделәр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Хлеба Прохора» пекарнясы продукциясе белән танышты. Рустикаль (авыл) икмәкләре традицион рецептлар буенча әзерләнгән. Татарстан Рәисе икмәк-күмәч әйберләренең сыйфатын югары бәяләде һәм икмәк пешерүчеләргә Казанда яңа һөнәрчелек үзәгендә аерым павильон оештырырга тәкъдим итте. "Икмәк пешерү - авыр һәм бик кирәкле һөнәр", - диде ул. Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсенә рус иҗади интеллигенциясе һәм рус мәдәнияте мирасын саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең команда бик актив эшли, без моны күрәбез. „Каравон" бәйрәме бик яхшы үтте. Елдан-ел тагын да матуррак. Эчтәлекле өлешкә күп яңалыклар кертелгән. Бүген халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм милли костюмнарын популярлаштыру бик мөһим», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 170тән артык халык вәкилләре тату һәм дус яши. "Бу безнең зур байлыгыбыз. Аларның барысы да үз диннәрен тота алсын, милли традицияләрен саклый алсын өчен кирәкле шартлар тудырылган», - дип өстәде ТР Рәисе. Әңгәмә барышында «Түбән Кама рус җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Ларионов А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны әзерләү һәм үткәрү планын тормышка ашыру турында сөйләде. Мәсәлән, 6 июньдә республиканың нефть химиясе башкаласында А.С. Пушкин һәйкәлен ачу һәм бөек рус шагыйре исемен 3 нче лицейга бирү планлаштырыла. Шулай ук Игорь Ларионов Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама хоккееның 55 еллыгына багышланган китап тапшырды. Казан дәүләт мәдәният институты студенты Аяз Солтанов «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани» дигән тулы метражлы документаль фильм төшерү планнары белән уртаклашты. Фильм ТР Мәдәният министрлыгы гранты акчасына төшереләчәк һәм киләсе елда прокатка чыгарылачак. "Бик мөһим һәм кирәкле проект. Без сезгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез, әмма быел, Александр Сергеевичның тууына 225 ел тулу уңаеннан, фильмны чыгару яхшы булыр иде»,- дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Очрашуда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы темасына аерым тукталдылар. Шуңа бәйле рәвештә очрашуда катнашучылар мемориаль такта ачарга һәм сугыш елларында Казан госпитальләрендә эшләгән Вероника Тушнованың шигъри җыентыгын чыгарырга тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгына, Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән берлектә, шагыйрә истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «Красная горка» ансамбле җитәкчесе Денис Денисов халык уеннарын популярлаштыру турында сөйләде, шул исәптән яшьләр арасында «Каравон» бәйрәме һәм «ПушкинФест» фестивале мисалында. "Сез тәкъдим иткән нәрсә бик яхшы идея. Без „Каравон“да булдык, балаларның уйнауларын күрдек, аларга бу бик кызык. Халык уеннары һәм этноспорт буенча методик кулланма чыгарырга, бу уеннарны алга этәрү өчен халык бәйрәмнәре мәйданчыкларын актив кулланырга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. «Хлеба Прохора» пекарнясына нигез салучы Валерий Леонтьев рус традицион аш-суын активрак алга сөрүне, шул исәптән Рецептлар кушымтасы белән, Идел буе рус аш-суы тарихы һәм традицияләре турында китап чыгаруны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны тулысынча хуплады. Очрашуда шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты аспиранты (Кытай гражданы) Ван Юйцун катнашты. Ул рус телен өйрәнү тәҗрибәсе һәм төрле Россия-Кытай проектларында катнашуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында «РОСТКИ» форумы кысаларында Кытай студентлары катнашында чара әзерләргә тәкъдим итте. Бүгенге көндә республика югары уку йортларында 2400 кытай студенты белем ала.