Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта автосәнәгатьнең кайбер предприятиеләрендә булды

04.06.2024

Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта автосәнәгатьнең кайбер предприятиеләрендә булды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта эш сәфрендә.

Әйтик, «Ульяновск автомобиль заводы» ҖЧҖдә Рөстәм Миңнехановны предприятиенең 80 еллык тарихы белән кыскача таныштырдылар, бүген чыгарыла торган модельләр турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук җитештерү цехларын карады.

«Ульяновск автомобиль заводы» ҖЧҖ УАЗ сәүдә маркасы астында тулы приводлы җиңел һәм аз тоннажлы йөк-пассажир автомобильләре җитештерүдә махсуслаша. Тулы цикллы предприятие булып тора. Завод составына штамплау, эретеп ябыштыру, буяу, җыю производстволары, технологик җайланмалар җитештерү керә. УАЗ мәйданчыгында шулай ук автокомпонентлар җитештерү урнашкан. 2000 елдан SOLLERS автомобиль концерны структурасына керә.

Ульяновск автомобиль заводының сәнәгать мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов Sollers Argo компактлы аз тоннажлы йөк машиналары җитештерү белән танышты. Argo җиңел коммерциячел автомобильләрен җыю 2022 елның ноябрь ахырында Татарстан Республикасында «СОЛЛЕРС» компаниясе заводында башланган. 2023 елның язында компания Argo җитештерүне Ульяновсктагы индустриаль мәйданчыкка күчерә, ә инде көзен «СОЛЛЕРС Карго» предприятиесендә тулы цикл технологиясе буенча модель чыгарыла башлый.

Киләсе предприятие «Автодом» ҖЧҖ булды. Компания автомобильләр базарында 2002 елдан бирле. 15 елдан артык махсус максатлы автомобильләр җитештерә. Җитештерү составына эретеп ябыштыру, буяу, җыю, җиһаз җитештерү, ярдәмче җитештерүләр керә.

УАЗ Профи базасында һәм Sollers Atlant шассие базасында 20дән артык автомобиль моделе җитештерә.

Производстволарны карау кысаларында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Соллерс» Директорлар советы рәисе Әдил Ширинов һәм башкалар озата йөрде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.