Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә «Ләйли-Җамал» мәчетен ачуда катнашты.
Өч катлы «Ләйли-Җамал" мәчетен төзү 2018 елда башланган, 2023 елның 28 декабрендә файдалануга тапшырылган.
Мәчет матур һәм кешеләр тыгыз яшәгән микрорайоннарның берсендә төзелгән, биредә 100дән артык торак йорт, шулай ук мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзелгән.
Хәзерге вакытта "Ләйли-Җамал" Ульяновскның иң зур мәчете булып тора. Ул 1000 намаз укучыга исәпләнгән. Киләчәктә янәшәдәге территориядә мәдрәсә, Коръән өйрәнү үзәге, хәләл-кафе, никах үзәген үз эченә алган мөселман комплексы төзү планлаштырыла.
Төзелеш инициаторы һәм заказчысы хәйрияче - «Запад» инвестиция-төзелеш компаниясенең генераль директоры Наил Назыйм улы Алимов була. Мәчет төзелешендә шулай ук коммерциячел оешмалар, хәйриячеләр һәм Ульяновск өлкәсе халкы актив катнашкан. Мөселманнарның иганәләренә манаралар төзү, гөмбәзләрне төзекләндерү, бинаның эчке бизәлеше һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
"Бүген Ульяновск һәм барлык мөселманнар өчен зур бәйрәм. Мөселманнар өчен генә түгел, монда безнең белән православие динен тотучы кардәшләр дә бар, – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. - Бу безнең күпмилләтле илебез өчен бик мөһим. Без илебездә яшибез, чәчәк атабыз һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Минем коллегам Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских шалтыратты һәм сездә шундый вакыйга булачагын әйтте. Әлбәттә, бу көнне без бергә булырга тиеш! Төзелешкә ярдәм күрсәткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Губернаторга һәм аның командасына аерым рәхмәт сүзләре. Мәчет өчен яхшы урын бүлеп бирелгән - бу да бик мөһим. Минемчә, мондый ярдәм Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык кешеләрнең бердәмлегенә хезмәт итәчәк. Сезнең күршеләрегез - Татарстан Республикасы - һәрвакыт сезнең белән!»
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских «хәзер бу изге урын мәхәллә кешеләренең рухы, белеме һәм аралашу үзәге булачак», - диде.
"Яңа мәчет яңа төзекләндерелгән урында төзелгән. Ул Россия өчен традицион кыйммәтләрнең рухи-әхлакый үсешен һәм ныгытуын гәүдәләндерә, - дип билгеләп үтте Алексей Русских. - Алар шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек һәм гаделлеккә өйрәтәләр».
Мәчет уртак тырышлык белән төзелгән, дип ассызыклады Ульяновск өлкәсе Губернаторы, төрле милләтләрдән меңләгән ульяновлылар, башка төбәкләрдән һәм төрле илләрдән килгән дусларыбыз безгә ярдәм иттеләр, һәм һәркем рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек.
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе бүләкләрен тапшырдылар.
Мәчетне ачуда Ульяновск өлкәсе РДУМ рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.