Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә МХОдә катнашучыларны тернәкләндерү үзәге эше белән танышты

04.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Ульяновскта МХОдә катнашучыларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәр кыла.

Ульяновск өлкәсендә "Е.М. Чучкалова исемендәге Социаль-реабилитация үзәге" ОГАУСО базасында МХОдә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын реабилитацияләү һәм тернәкләндерү үзәге ачылган. (Ульяновск, Октябрь урамы, 30).

2024 елның февралендә Е.М. Чучкалова исемендәге Социаль-реабилитация үзәгенең яңа өченче корпусы эшли башлаган. Моның ярдәмендә гражданнар травматолог-реопед яки табиб-реабилитолог кебек тар белгечләрнең ярдәмен генә түгел, ә психологик ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә алачак.

Үзәк базасында тәүлек әйләнәсе 60 стационар урын, 6 көндезге урын, 34 амбулатор урын ачылган. Реабилитация узу вакыты 14 көн тәшкил итә.

Социаль реабилитациядән тыш, үзәктә медицина реабилитациясе буенча хезмәтләр дә күрсәтелә, ягъни медицина реабилитациясенең өченче этабы.

Реабилитация үзәгендә фитобар, галокамера, физиодәвалау (электройокы, озокерит, парафин һ. б.), ләм белән дәвалау, бальнеотерапия (Шарко душы, Виши душы, контраст душы, гидромассаж һ. б.), массаж, ингаляторий, механотерапия кабинетлары терәк-хәрәкәт аппаратын торгызу өчен, кислород камерасы, криотерапия аппараты кабинеты һ. б. бар

Реабилитация үзәге хезмәтләреннән МХОдә катнашучылар, шулай ук Ульяновск өлкәсе территориясендә яшәүче эшләми торган пенсионерлар арасыннан гражданнар файдалана ала.

Тикшерү барышында аңлатмаларны үзәк директоры Ирина Вәлиева бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый социаль учреждениене булдыру – бик вакытлы һәм актуаль карар. "Бүген без Ульяновскта МХОдә катнашучыларны тернәкләндерү үзәгендә булдык. Мондый карарны үз вакытында һәм актуаль дип саныйм. Хакимиятнең мөһим бурычларының берсе – сугышчыларыбызга сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итү, аларга комплекслы реабилитация өчен шартлар тудыру. Ульяновсктагы тернәкләндерү үзәгендә моның өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Без Ульяновск коллегаларының тәҗрибәсен игътибарга алдык".

"Ульяновск реабилитация үзәге илдә беренче булып социаль яклау системасында булдырылган. Монда МХОдә катнашучыларга да, аларның гаилә әгъзаларына да комплекслы ярдәм күрсәтелә. Үзәк февраль аенда ачылган һәм тулы куәтенә эшли. Ульяновск өлкәсенең 400гә якын кешесе кирәкле дәвалану узган», - дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.

Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм башкалар озата йөрде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.