Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсенә эш сәфәренә килде.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских озатуында Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесендә һәм социаль юнәлештәге учреждениеләрдә булды.
Әйтик, Татарстан делегациясе «Ульяновск приборлар төзү конструкторлык бюросы» АҖ, МХОдә катнашучыларны дәвалау үзәге эше белән танышты, шулай ук «Ульяновск автомобиль заводы» ҖЧҖ һәм «Автодом» предприятиесендә булды - биредә махсус һәм коммерциячел автомобильләр җитештерелә.
Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Ләйлә Җамал» мәчетен ачуда катнашачак.