Рөстәм Миңнеханов Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашты

03.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Шаһзадә Төркиның Татарстан Республикасына сәфәре аның Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында башкарыла.

Рөстәм Миңнеханов Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән эш кабинетында әңгәмә корды, Галиҗанәп Әмир шулай ук Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.

Аннары киңәйтелгән составта очрашу узды.

Рөстәм Миңнеханов Шаһзадәгә Россия Федерациясенә визиты барышында Татарстан Республикасына килгәне өчен рәхмәт белдерде. "Хәзерге катлаулы халыкара шартларда сезнең визит аерым әһәмияткә ия, - дип ассызыклады ул. - Согуд Гарәбстаны - Россиянең мөһим партнеры. Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең ил җитәкчелеге даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр алып бара. Бездә сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, мондый мөнәсәбәтләр - Согуд Гарәбстаны Әмире Галиҗанәп Ике Изге урын сакчысы Сәлмән бин Габдел Газиз Әл Саудның акыллы сәясәте нәтиҗәсе. "Сездән аңа тирән хөрмәтебезне һәм иң яхшы теләкләребезне җиткерүегезне сорар идем", - диде ул, Шаһзадә Төрки Әл Фәйсалга мөрәҗәгать итеп.

Мәскәү һәм Әр-Рияд халыкара һәм төбәк проблемаларының киң колачы буенча охшаш позицияләрне, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салуга һәм янауларга каршы торуга омтылуны якынайта, дип искәртте Татарстан Рәисе.

"2026 елда безнең дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тула. СССР бәйсез Согуд Гарәбстанын таныган беренче ил була. Нигез салучы Әмир Габдел Газизгә Россия Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нота тапшырган беренче дипломат - безнең ватандашыбыз, татар, Хиҗаздагы Россия консулы Кәрим Габдеррәүф улы Хәкимов», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Мин даими рәвештә Согуд Гарәбстанына барам, соңгы тапкыр Җиддәдә булдым", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук 2021 елда Җиддәдә узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эчтәлекле утырышы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча шушы Төркемне җитәкли, һәм бүген Төркем үз илләрендә абруйлы һәм йогынтылы иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм руханилар дәрәҗәсендә консультацияләр өчен мәйданчык булып тора.

"Без сезнең проектларыгызны игътибар белән күзәтәбез, сезнең тәҗрибәгезне үзләштерәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бүген Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенең нинди бөтендөнья проектларын тормышка ашыруын күрәбез. Әлбәттә, яңа акыллы Неом шәһәрен төзү проектын тормышка ашыру зур кызыксыну уята. Бу мегаполис «киләчәкнең идеаль шәһәре" моделе булачак.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача төбәк турында сөйләде. Ул шулай ук бүген Россиядә 20 миллионга якын мөселман яшәвен искәртте. Шуңа күрә Татарстанда хәләл индустрияне үстерүгә игътибар бирелә. Бу шул исәптән азык-төлек индустриясе хәләл, хәләл туризм, хәләл медицина. Бу мәсьәләләрдә без республикабызда да, тулаем илдә дә бу юнәлешләрне алга этәрү буенча белем бирү эшчәнлегенә игътибар итәбез һәм алып барабыз, диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе, бу нефть чыгару һәм нефть эшкәртү республикасы, нефть химиясе үсеш алган, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә, төбәктә җитештерелгән сәнәгать товарларының 50%ка якыны чикә чыгарыла.

Ел саен Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы үткәрелә. Бу - Россия һәм мөселман дәүләтләре хезмәттәшлеге мәсьәләләрен тикшерү буенча илдәге иң зур мәйданчык. Узган елдан чара Россия Президенты Владимир Путин карары буенча федераль статуска ия булды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр ел саен Kazanforumга Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтеннән партнерлар чакырыла.

"Сезнең илегез белән безне рухи һәм дини туганлык бәйләнешләре баглый. Татарстан - "мөселман дөньясының иң төньяк өлеше". Бүген татарлар - Россиядә халык саны буенча 2 нче урында», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал белән очрашу барышында хәбәр иткәнчә, "Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев күп тапкырлар Согуд Гарәбстанында булды һәм 2007 елда аңа әтиегез – Король Фәйсал исемендәге халыкара премия тапшырылды".

"Сез Галиҗанәп Әмир, Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәген җитәклисез. Ислам линиясе буенча хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш. Без Татарстан делегацияләренә һәм хаҗиларыбызга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Шаһзадәгә бүгенге көндә республикада 1500дән артык мәчет эшләвен хәбәр итте. Шул ук вакытта Татарстан – барлык диннәр вәкилләре өчен үз йорты, төбәктә - милләтара тынычлык, диннәрара татулык, бу алга таба үсеш өчен төп нигез булып тора, дип ассызыклады.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов кунакка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Согуд Гарәбстаны Мәмәләкәте белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү омтылышында ышандыч белдерде.

Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки Әл Фәйсал Казанга үз гаиләсен, шулай ук Ислам тикшеренүләре үзәге делегациясен алып килүен хәбәр итте. Ул Татарстанда күрсәткән җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без бу шәһәрнең матурлыгыннан һәм сезнең халыкның җылысыннан ләззәт алабыз, - диде ул. - Безне кадерле дуслар кебек каршы алалар. Россияне һәм Согуд Гарәбстанын күп еллар дәвамында булган мөнәсәбәтләр бәйли. Һәм СССРның 20 нче елларда илебезне таныган беренче ил булуы - бу фактны Согуд Гарәбстанында бик яхшы беләләр һәм хәтерлиләр", - диде Шаһзадә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.