Минтимер Шәймиев Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки бин Фәйсал Әл Сауд белән очрашты

03.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Галиҗанәп Әмир Шаһзадә – Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Төрки бин Фәйсал Әл Сауд  белән очрашты.

Очрашу башында шәрәфле кунак «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция белән танышты. Минтимер Шәймиев аңа Казан Кремлен, Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәреген торгызу, Болгар ислам академиясен, «Адымнар» къптелле белем бирү комплексларын булдыру турында сөйләде.

Галиҗанәп Әмир Шаһзадә Төрки бин Фәйсал Әл Сауд Татарстанның беренче Президентының күпмилләтле республиканың мәдәни мирасын торгызу буенча иҗади эшчәнлеген югары бәяләде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев гарәп дөньясына Әмир Фәйсал исемендәге халыкара премиянең беренче Россия лауреаты буларак билгеле.

Минтимер Шәймиев кунакка 2007 елда ислам мәдәниятен торгызуга керткән өлеше өчен бирелгән бу югары бүләге өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде. "Ислам дәүләтләре илебезгә дә, республикабызга да кызыксыну һәм игътибар күрсәтәләр. Премия тапшыру тантанасында Татарстанда исламның торгызылуы, бер үк вакытта православие торгызылуы һәм ике дин арасында тату яшәү тәэмин ителүе билгеләп үтелде», – диде ул.

Әңгәмә барышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Галиҗанәп Әмир Шаһзадә  Төрки бин Фәйсал Әл Сауд Татарстан галимнәренең Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев катнашты.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте