Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Ялкын фест» балачак фестивалендә булды

01.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көненә һәм «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивалендә булды. Чара Казан Кремле территориясендә узды.

Фестиваль программасы кысаларында күп санлы тематик интерактив мәйданчыклар оештырылган. Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» балалар журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карады, анда балалар вакытлы басмалары тарихы, төрле еллардагы журнал тышлыклары, кызыклы басмалар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителде.

Китап ярминкәсендә төбәк авторларының туган телләрендәге балалар китаплары, альбомнары һәм открыткалары тәкъдим ителде. ГТО комплексы мәйданчыгында теләгән һәркем нормативларны үти ала, ә подкастлар студиясендә Татарстан блогерлары белән бергә контент яздыра ала иде.

Шулай ук ТР Рәисе балалар этно-маркеты белән танышты, анда яшь осталар милли бизәкле киемнәр, бизәнү әйберләре, декор әйберләре, уенчыклар һ. б. тәкъдим иттеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов гавами урыннарның эчке ишегалдына керде, анда балалар иҗат коллективлары белән очрашты.

Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналының татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телен саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт. Бик актив яшьләр, без сезнең һәрберегезгә рәхмәт белдерәбез!«- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм "Ялкын" журналы коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәтен тапшырды.

Фестивальдә 5 меңнән артык яшь татарстанлы катнашты. Интерактив мәйданчыклар көн дәвамында эшләячәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.