Бүген, 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә балалар катнашында бәйрәм чаралары планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
"Бу игелекле бәйрәм, ул безнең үсеп килүче буын өчен җаваплылыгыбызны искә төшерә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бүген җәйге савыктыру кампаниясе башланачагын искәртте. Татарстан Рәисе балаларның җәйге савыктыру һәм мәктәп яны лагерьларында булу объектларының югары куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кушты.
Иминлек мәсьәләләре һәм балаларның туклану сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре - болар барысы да барлык кирәкле таләпләргә туры килергә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, барысына да игътибар итүегезне сорыйм.
Җәйге сезон башлануга гражданнарның су объектларында булу куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибар арта, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Муниципаль берәмлекләр башлыкларына су коену һәм ял итү урыннарын норматив хәлгә китерергә, аларны көндәлек тотуны тәэмин итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Суда бәхетсезлек очракларына юл куймау буенча барлык чараларны күрү, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһим. Шулай ук су коену урыннарының гигиена таләпләренә туры килү-килмәвенә мониторинг алып барырга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә - су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык чараларын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә - су коенганда да, кече үлчәмле судноларны эксплуатацияләгәндә дә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук суда ял итү объектларында патрульлек оештырырга кушты.