Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы терлекчеләрен тәүлегенә барысы 500 тонна сөт савып алу белән котлады

01.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы терлекчеләрен зур хезмәт җиңүе – тәүлегенә 500 тонна сөт саву белән котлады.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Татарстан Рәисе шулай ук Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәренә котлау телеграммасы җибәрде.

"Кукмара муниципаль районының хөрмәтле хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән зур хезмәт җиңүе – тәүлегенә 500 тонна сөт саву белән котлыйм. Бу сан район тарихында гына түгел, бөтен республикабызда рекордлы сан булды. Кукмаралылар ел саен Татарстанның барлык терлекчеләренә максатчан һәм фидакарь эшнең искиткеч үрнәген күрсәтәләр. Сезнең югары профессионализм һәм җаваплы мөнәсәбәтне таләп итә торган авыр хезмәтегез аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Чираттагы олы нәтиҗәгә – сөт терлекчелеген үстерүгә һәм Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертүгә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм яраткан республика һәм ил файдасына яңа казанышлар телим.

Бу югары казанышыгыз барыгызга да яңадан-яңа көч-куәт өстәсен, алга таба да дәртләнеп эшләргә этәргеч булсын. Зур рәхмәт сезгә, кадерле якташлар!»- диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән телеграмма текстында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.