Татарстан Рәисе РФА Себер бүлегенең «Халыкара томография үзәге» институты фәнни җитәкчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

31.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФА Себер бүлегенең «Халыкара томография үзәге» институты фәнни җитәкчесе Ренад Сәгъдиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмәдәшләр республиканың фәнни-мәгариф комплексының Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре, шулай ук Новосибирск академия шәһәрчегендә Татарстан Фән һәм мәдәният көннәрен үткәрү турында фикер алыштылар.

РФА Себер бүлегенең "Халыкара томография үзәге" 1989 елда оештырыла. Бүгенге көндә ул заманча тикшеренү үзәге, анда физика, химия, биология һәм медицина өлкәсендә дисциплиналар арасында тикшеренүләр алып барыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.