РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, «Россия Халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Васильев белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хезмәттәшлек, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча социаль инициативаларга ярдәм итү, Россия халыкларының этномәдәни төрлелеген саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан Халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.