Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет һәм илнең социаль-икътисадый үсеше юнәлешләре буенча Дәүләт Советы комиссияләре утырышында катнашты. Чараны Россия Президенты Владимир Путин үткәрде.
Дәүләт Башлыгы 7 майда «2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында» Указга кул куелуын искәртте. "Бу, беренче чиратта, халыкны саклап калу, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм россия гаиләләренең иминлеген арттыру, һәр кешенең үз сәләтләрен һәм талантларын мөмкин кадәр ачып, уңышларга ирешү өчен яңа мөмкинлекләр. Бу яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру, шәһәр һәм авылларда экологик хәлне яхшырту», - дип ассызыклады Владимир Путин.
Ул билгеләп үткәнчә, илкүләм максатлар арасында – инновацион цифрлы карарларны киң куллану нигезендә икътисадның тотрыклылыгын арттыру, тармакларның сыйфат ягыннан яңа динамикасына ирешү, иң элек Россиянең технологик суверенитетын ныгыту, заманча кадрлар әзерләү. "Илкүләм максатларга ирешүдә төбәк һәм муниципаль командаларның, эшкуарларның, иҗтимагый берләшмәләрнең тырышлыгы, гражданнарның инициативалары да мөһим роль уйный. Шуңа күрә Советның бүгенге утырышын без Дәүләт Советы комиссияләре, федерация субъектларыннан коллегалар белән берлектә үткәрәбез», - дип билгеләп үтте Дәүләт Башлыгы.
Ул аерым ведомстволарның проектлары турында түгел, ә илнең барлык гражданнары өчен мөһим булган уртак системалы мәсьәләләрне хәл итү өчен эшләргә тиешле колачлы, үзара бәйләнгән программалар турында сүз барганын билгеләп үтте. Президент аерым ассызыклаганча, җәй ахырына кадәр илкүләм проектлар төзелергә һәм бер-берсе белән координацияләнергә тиеш.
"Финанс өлешен җентекләп эшләргә кирәк. Әйе, киләчәктә проектлар яңа инициативалар белән тулыландырылачак. Әмма хәзер үк илкүләм проектларга чыгымнар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге үсеш бюджетының иң әһәмиятле өлеше булачак дип әйтергә була», - дип өстәде Владимир Путин.
Дәүләт Башлыгы чыгышының стенограммасы белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.