Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында катнаша

27.05.2024

Ташкентта Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләр советы утырышы башланды. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашында уза.

«Россия 24» телеканалында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов утырышта катнаша.

Чара барышында яклар Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан - Үзбәкстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча лидер төбәкләр арасында.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 27%ка арткан һәм 370 миллион доллар тәшкил итә. Казанда Үзбәкстанның Генераль Консуллыгы эшли. Үзбәкстанда 1992 елдан Татарстан рәислеге эшли. Казан, Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасында туры очышлар башкарыла.

Соңгы ике елда уртак проектлар гамәлгә ашырылды. Әйтик, «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы – Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты ачылды, Казан федераль университетының Җизактагы филиалы ачылды. Шулай ук Үзбәкстанда Казан федераль университеты филиалының симуляцион медицина үзәге булган «Җизак» технопаркы ачылды.

Хәзерге вакытта төзелеш стадиясендә ике сәнәгать мәйданчыгы бар - Бохара һәм Навоида.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.