Бүген Ташкентта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Җизак өлкәсе Хакимияте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы ягыннан документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Каракалпакстан Республикасы Жокаргы Кенесы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Ике яклы документларга кул кую тантанасы Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы Төбәкләр советлары кысаларында узды. Документ Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров барында имзаланды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Үзбәкстан Республикасында эш сәфәрендә.