Ташкентта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты

27.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Үзбәкстанда эш сәфәрендә.

Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россия Федерациясенең стратегик партнеры булуын билгеләп үтте, моны Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациядән соң визиты раслый.

"Безнең илләр лидерлары ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирәләр һәм безнең инициативаларны хуплыйлар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше, 27 процентка артып, 370 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

Абдулла Арипов Рөстәм Миңнехановның Татарстан-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән шәхси өлешен, шулай ук Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде.

"Үзбәкстанның барлык төбәкләре Татарстан белән эшләргә тели. Россия төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашу кирәклеге турында сорау туганда, безнең барлык өлкәләр дә нәкъ менә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә тели», - диде Абдулла Арипов.

Очрашу барышында яклар Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советларын дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.