Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәмендә: Бу традицияләргә, милли мәдәнияткә, һөнәрләргә сак карарга кирәклекнең яхшы мисалы

26.05.2024

"Рус халык бәйрәме Каравон елдан-ел матурлана бара. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылында Каравон халык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны шундый сүзләр белән сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан һәм илебезнең барлык төбәкләреннән 200дән артык иҗат коллективы җыелган бәйрәмнең барлык кунакларына, катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

"Каравон мәйданчыкларында без бүген бик күп кызыклы уеннар, һөнәрләр күрдек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нинди матур бәйрәм! Барыгызга да алкышлар һәм зур рәхмәт".

Татарстан Рәисе шулай ук Каравонның гореф-гадәтләргә, милли мәдәнияткә, һөнәрләргә сакчыл карарга кирәклекнең яхшы үрнәге булуын билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Казанда һөнәрчелек үзәген булдыру планлаштырыла, һәм беренче чиратта, бу мәйданчык декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнүчеләр, халык-сәнгать кәсепләре осталары өчен ачык булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Каравонда катнашучылар милли фольклорны, матур милли костюмнарны уңышлы тәкъдим иттеләр.

Ул шулай ук бәйрәмнең төрле мәйданчыкларында балаларның ял итү һәм буш вакытларын уздыруы өчен шартлар тудырылуын ассызыклады. "Миңа барлык мәйданчыкларда балалар эшләве дә бик ошады", - диде ул. - Бу бәйрәмне матурайтты! Барыгызга да рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, үз чиратында, Каравонны рус фольклорының искиткеч бәйрәме дип санавын әйтте. "Бу җирдә - Никольское авылы җирендә - болар барысы да үз традицияләренә тугры булган кешеләр ярдәмендә сакланып калган", - диде ул. - Без шулай ук бу бәйрәмне әзерләү өчен тырышабыз һәм бар көчебезне куябыз. Республикага зур рәхмәт – ел саен акча бүлеп бирелә».

Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, бәйрәм мәйданчыгы ел саен киңәя бара. "Бу безнең мәдәният, бу халыкның җаны, - диде ул. - Без үзебезнең үткәнебезгә, үз тарихыбызга таянабыз һәм алга таба да күп милләтле республикабыз бәйрәмнәрен үстерәчәкбез һәм аларга ярдәм итәчәкбез».

Аннан соң республикада рус традицион мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә - фольклор-этнография ансамбльләре, халык иҗат коллективлары, декоратив-кулланма сәнгать студиясе һәм авыл мәдәният йортлары вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.