Бүген Казан Кремлендә 2023/2024 елгы су полосы буенча Россия чемпионатында җиңүче һәм Россия Кубогын яулаучы «Синтез» спорт клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ватерполчыларны «Синтез»ның 50 еллыгы һәм сезон нәтиҗәләре белән котлады. "Сез сезон дәвамында югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, команда рухын һәм җиңүгә ышаныч күрсәттегез. Команда составының тулысынча Россия спортчыларыннан формалашуы безнең өчен аеруча кыйммәтле. Күп кенә уенчылар Татарстан су полосы тәрбияләнүчеләре һәм ил җыелма командасы әгъзалары», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Россия чемпионнары һәм ил Кубогы ияләренең 5 титулы - бөтен коллективның: уенчыларның, Евгений Ярощук җитәкчелегендәге тренерлар составының, данлыклы ватерполчы Ирек Зиннуров җитәкчелегендәге идарәнең, административ персоналның һәм ТР Су полосы федерациясенең планлы һәм команда эшенең нәтиҗәсе.
Аерым Рөстәм Миңнеханов клубның җиңүләре белән команданың спонсорларын һәм җанатарларын котлады. "Без Татарстанда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм спорт инфраструктурасын үстерү өчен бар көчебезне куябыз. Бүген республикада 293 бассейн эшли, шул исәптән аларның 15е - дөнья һәм Россия стандартларына туры килгән 50 метрлы бассейннар. Илнең җыелма командалары составына Татарстанның 27 ватерполисты керә. Яшь спортчыларга үрнәк алырлыклар бар», - диде ТР Рәисе.
Ул команданың татарстанлыларны үз казанышлары белән сөендерүен дәвам итәчәгенә һәм спорт ареналарында республиканы лаеклы тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм клуб хезмәткәрләренә берничә дәүләт бүләге тапшырды. Үз чиратында ватерполчылар Татарстан Рәисенә истәлекле кубок һәм туп тапшырдылар.
«Синтез» спорт клубы президенты Ирек Зиннуров Татарстан җитәкчелегенә республикада спортка һәрьяклап ярдәм иткәне, шул исәптән су полосы үсешенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.