Беренче квартал нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 57,9 млрд сум яки узган елгы дәрәҗәгә карата чагыштырма бәяләрдә 100,8% тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Киңәшмә башында Марат Җәббаров чәчү барышы турында кыскача сөйләде. Язгы культуралар чәчү буенча планның 84%ы башкарылган, 1 млн 480 мең гектар мәйданда чәчелгән. 64 мең гектарда - борчак һәм 35 мең гектарда солы чәчү тулысынча тәмамланган. Чәчү кампаниясен Тәтеш районы тәмамлаган. Параллель рәвештә терлек азыгы әзерләү эшләре башлана. Бүгенге көндә 3 район - Нурлат, Актаныш һәм Әлмәт - терлек азыгы әзерләүгә керешкән. Быел 350 мең гектар күпьеллык үләннәрдән, 150 мең гектар берьеллык үләннәрдән һәм азык катнашмаларыннан, 156 мең гектар кукуруздан терлек азыгы әзерләргә кирәк.
Министр министрлык карамагындагы тармакларда республика икътисадын үстерү буенча алып барылган эшләр турында аерым хәбәр итте. 3 ай эчендә авыл хуҗалыгы берәмлекләре буенча акчалата керем 39 млрд сумнан артык тәшкил итә, 15% үсеш белән. Керемнең һәр өченче сумы сөт сату хисабына формалаштырыла.
Республика авыл хуҗалыгында беренче квартал йомгаклары буенча уртача айлык хезмәт хакы 47 мең 924 сум тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 24%ка арткан. Динамика гомумән уңай. Мамадыш районы - якынча 68 мең сум, узган ел белән чагыштырганда 28%ка арткан. Биредә «Продпрограмма" агросәнәгать комплексының хезмәте зур, анда хезмәткәрләр уртача 71 мең сум ала. Узган ел белән чагыштырганда Әлки районында бер ярым тапкыр үсеш районның дәрәҗәсен "Хузангай" хуҗалыгы күтәрә, анда уртача хезмәт хакы 60 мең сумга җитә.
Бюджет чикләүләренә карамастан, авылга ярдәм тулы күләмдә саклана. 13,7 млрд сум бюджет акчалары каралган, шуларның федераль финанслау күләме - 4,5 млрд сум, республика бюджеты акчалары хисабына - 9,2 млрд сум.
Узган ел нәтиҗәләре буенча авылга 27 млрд сум инвестиция җибәрелгән. Күп кенә инвестицияләр югары технологияле сөт комплексларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Бу аерым районнарда рөхсәт ителгән сөт күләмен югалтуны компенсацияләргә генә түгел, ә 10% үсешне тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә. 1 квартал нәтиҗәләре буенча 526 мең тонна сөт җитештерелгән – бу узган елга карата 106% һәм 29 мең тонна артым. Бүгенге көндә 13,6 мең терлек башына 20 терлекчелек объекты сату процессында, быел 6,6 мең терлек башына 11 комплекс үсеш ноктасы булачак. Сөт комплексларыннан тыш ит терлекчелеге буенча объектлар кертелә.
5 ел эчендә эшкәртү куәтләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә 34 млрд сумнан артык инвестиция юнәлтелгән, бу чагыштырма бәяләрдә җибәрелгән продукция күләмен бер ярым тапкыр арттырырга мөмкинлек биргән. Агымдагы елда да яхшы старт алынган: чагыштырма бәяләрдә үсеш 4 проценттан артып киткән, 79,7 млрд сумлык продукция җибәрелгән
Ел саен авыл хуҗалыгы берәмлекләре 12-13 млрд сумлык техника һәм җайланмалар сатып ала. Биредә республиканың «70кә 30 программасы» һәм ташламалы лизинг продуктлары зур стимул булып тора.
Кооперативларга грантлар бирү аша кече эшкәртү объектларын булдыру эше актив алып барыла. 2019 елдан кооперативларга 869 млн сумнан артык ярдәм бирелгән. Шуның аркасында кооперативлар саны - 90га, ә катнашучылар саны 11 мең 600 кешегә артты. Акчалата керем 11 млрд сумнан артып китә - 5 тапкыр үсеш.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында мелиоратив комплексны үстерү буенча эш алып барыла. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2019 елдан 7290 га файдалануга тапшырылган, шул исәптән 5082 га сугарыла торган җирләр, 1688 га әйләнешкә кертелгән. шулай ук 520 га мәйданда сазлыклы кишәрлекләрне киптерү буенча чаралар үткәрелгән. Быел 181,4 млн сум финанслау лимиты билгеләнгән, бу 1509 га гомуми файдалануга тапшырылган 6 проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
«АСК продукциясен экспортлау» юнәлеше буенча нәтиҗәлелек күрсәткече 2023 елда арттырып үтәлгән һәм 4 457,6 млн тәшкил итә, бу проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2,5 тапкыр диярлек күбрәк. Быелгы план күрсәткече узган ел дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә $143,2 млн сумлык продукциясе экспортланган - планның 31%ы.