Татарстанда барлык халык бәйрәмнәрен иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Иртәгә, 26 майда, Лаеш районында Каравон рус халык бәйрәме узачак. Ул милли мәдәниятләр бәйрәмнәрен ача. Авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуйны 8-9 июньдә, Чаллыда һәм Түбән Камада - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә уздыру планлаштырыла.
Семык марый мәдәнияте бәйрәме 15 июньдә Мамадыш районында, Гырон быдтон удмурт мәдәнияте бәйрәме 29 июньдә Менделеевск районында, Валда Шинясь мордва мәдәнияте бәйрәме 30 июньдә Тәтеш районында, Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме 6 июльдә Әлки районында, Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәме 13 июльдә Мамадыш районында узачак. Шулай ук 5 июльдә Зеленодольскта Иван Купала республика славян мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
"Хөрмәтле башлыклар, бу бәйрәмнәрнең барысын да лаеклы уздырырга кирәк. Иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.