Рөстәм Миңнеханов җәйге савыктыру кампаниясен әзерләү буенча йөкләмәләр бирде

25.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә җәйге савыктыру кампаниясен әзерләү буенча йөкләмәләр бирде.

Җәйге савыктыру кампаниясе республикада 1 июньнән башлана. Быел җәйге чорда оешкан ял рәвешләре белән 172 мең баланы колачлау планлаштырыла. Барлык ял итү рәвешләрендә 1,5 меңнән артык лагерь җәлеп ителәчәк.

Республика бюджетында балалар ялын оештыруга 2 млрд 506 млн сум планлаштырылган - узган ел белән чагыштырганда 388 млн сумга күбрәк. "Ял программасы үзенең социаль юнәлешен саклый. 42 меңнән артык түләүсез юллама мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук МХОдә катнашучы балаларга биреләчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Савыктыру кампаниясенә әзерлек кысаларында Татарстан Рәисе санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә, шул исәптән туклану сыйфатын контрольдә тотуга, балаларның комплекслы иминлек һәм террорчылыкка каршы саклану мәсьәләләренә, балалар белән эшләү өчен квалификацияле кадрлар сайлап алуга аерым игътибар бирергә чакырды. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына да бу мәсьәләләрне контрольгә алырга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.