Рөстәм Миңнеханов: KazanForum Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итүче яхшы мәйданчыкка әверелде

17.05.2024

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV KazanForum юбилей пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев, ИХО илләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Пленар утырышның темасы - "Россиянең һәм ИХО илләренең финанс һәм логистика инфраструктурасы".

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Россиянең ИХО илләре белән товар әйләнеше 31%ка артуын билгеләп үтте. Шулай ук Россиянең кайбер ИХО илләре белән туристлар агымы берничә тапкыр артты.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Россия Казахстан белән бик актив хезмәттәшлек итә, анда кирәкле транспорт инфраструктурасы төзелә. Моннан тыш, Төркмәнстан узган ел Каспий буйлап Иран ягына юл сала башлады һәм Казахстан ягына төзелешне эшли башлады. "Бездә Иран белән актив эш бара, һәм мин бүген Ульяновск өлкәсенең Иранга продукция белән составлар җибәрүен белдем", – диде вице-премьер.

Марат Хөснуллин шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның KazanForum эшенә зур игътибар бирүен, аның ничек узганын һәм аның нәтиҗәләре буенча нәрсә кабул итәргә кирәклеген белүен ассызыклады.

Вице - премьер «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүгә аерым тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, эшләр өч юнәлеш буенча алып барыла: Каспийны көнбатыштан урап узу, тимер юллар салу һәм РФ территориясендәге барлык автомобиль юлларын яхшырту, көнчыгыштан узу – Европа – Көнбатыш Кытай юлы һәм Казахстан белән берлектә юлларны норматив хәлгә китерү. "Эш бара, һәм бүгенге чара аларны тагын да тизләтер дип уйлыйм", – дип нәтиҗә ясады Марат Хөснуллин.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә омтыла. "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барыла. Республика Рәисе Төркемнең 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Россия ИХОна күзәтүче сыйфатында кушылганнан соң оештырылуын искәртте.

"KazanForum Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген ныгытуга, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүче яхшы мәйданчыкка әверелде. Ике ел элек Казан форумына федераль статус бирелде. Без илебез Президентына югары ышаныч өчен рәхмәтле. Федераль оештыру комитетын Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләде. Форум эше сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыкты", - диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләреннән аермалы буларак, Россиянең ислам дөньясыннан партнерлары бездән авыр чорда йөз чөермәделәр. "Бездә даими элемтә, хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар. Форум мәйданчыгында без үзара мөнәсәбәтләребезне киңрәк интеграцияләү турында фикер алышабыз: „Төньяк - Көньяк“ транспорт коридоры, ислам банкингы, хәләл яшәү рәвеше, туризм элемтәләрен киңәйтү. Бу эш илебез җитәкчелеге химаясе астында һәм ярдәме белән бара», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Оверчук дөньяда икътисад үзәгенең көнбатыштан көнчыгышка күчүен билгеләп үтте. "Россия, уңайлы географик урында булып, әлбәттә, бу урынны безнең алда торган бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен куллана», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Быел KazanForum дөньяның 80нән артык иленнән һәм Россиянең 84 субъектыннан 18 меңнән артык кешене җыйды. 40тан артык дипломатик миссия тәкъдим ителде. Форум кысаларында 180гә якын чара узды, нәтиҗәдә 190 килешү төзелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.