Рөстәм Миңнеханов Russian Halal Expo күргәзмәсендә Россия төбәкләре стендларын карады

17.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Russia Halal Expo күргәзмәсендә Россия төбәкләре стендларын карады.

Russian Halal Expo - Россиядә Россия Федерациясе төбәкләренең һәм ИХО илләренең икътисадый һәм фәнни-технологик хезмәттәшлеге күргәзмәсе. Бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү, KazanForum әгъзалары арасында конструктив диалог төзү өчен уникаль киңлек булып тора. Күргәзмә эшендә дөньяның 11 иле һәм Россиянең 17 төбәге катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Мордовия, Марий Эл, Рязань, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, Адыгея Республикасы, Краснодар крае стендларын карады.

Экспозиция Россия төбәкләренең төрле өлкәләрдәге казанышлары белән таныштыра: сәнәгать, агросәнәгать комплексы, мәдәният, туризм һәм спорт. Стендларда шулай ук субъектларның истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары турында мәгълүмат бирелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.