Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллинның Казахстан Премьер - министры урынбасары Сәрик Жумангарин белән очрашуында катнашты

17.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Сәрик Җумангарин белән очрашуында катнашты.

Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» ХКҮ, 2024 елның 14-17 маенда).

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә характерда. "Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз, күптәннән формалашкан, - диде ул. - Узган ел гына да безнең илләр лидерлары алты тапкыр очрашты. Бездә уртак эш күләме бик зур – барлык тармакларда диярлек. Үзара товар әйләнеше артты".

Марат Хөснуллин «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыруны мөһим һәм җитди темаларның берсе дип атады.

Үз чиратында, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Сәрик Жумангарин, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россия халкын тугандаш дип санавын әйтте. "Сез безнең кардәшләр, һәм безнең мөнәсәбәтләр тиешенчә үсә. Мин һәрвакыт билгеләп үтәм, безнең мөнәсәбәтләр – югары стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы делегациясе KazanForum чараларында катнаша.

Белешмә өчен:

Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеге көн тәртибе шактый бай. Төрле дәрәҗәдәге делегацияләр алмашу даими рәвештә бара. Агымдагы елның февралендә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Казахстан-Татарстан эш төркеменең 4 нче утырышы узды (видеоконференцэлемтә режимында).

Мартта Казанга Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Жакан улы Кошанов килгән иде.

Казанда - Казахстанның Генераль консуллыгы, Астанада Татарстан вәкиллеге эшли.

Татарстан Республикасы һәм Казахстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә (1996 елдан).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.