Татарстан Рәисе: Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә

17.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кырларында БГӘ Икътисад министры урынбасары Абдуллаһ Әл Салих белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Делегацияләрнең үзара сәфәрләре оештырыла. Татарстан вәкилләре Дубайда Инвестфорумда һәм Абу-Дабида IDEX халыкара күргәзмәсендә даими катнаша. "Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әмире, Абу-Даби Әмирлеге хакиме, галиҗанәп шәйх Мөхәммәд бен Зәед Әл Нәхайян тарафыннан хезмәттәшлегебезне үстерүгә һәрвакыт шәхси игътибар һәм ярдәм тоябыз", - диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - икътисадый элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Татарстанның кайбер предприятиеләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән актив хезмәттәшлек итә. Даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла. Мәгариф, ислам финанслары, хәләл индустрия, мәдәни алмашу, туризм һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек үсеш ала.

Быелдан БГӘ БРИКСның рәсми әгъзасы булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда ел дәвамында зур чаралар, шул исәптән БРИКС саммиты һәм БРИКС уеннары узачак. "Тәкъдим бар: БРИКС саммитына эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән конкрет проектлар әзерләргә. Уртак эш төркеме оештырырга һәм иң перспективалы вариантларны карарга мөмкин», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры урынбасары Kazanforumга зур вәкиллекле делегация килүен билгеләп үтте. "Без форумда баштан ук катнаштык һәм шуңа күрә аның колачының никадәр үскәнен күрәбез», - диде ул.

Әл Салих әфәнде Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга Татарстан Рәисенең шәхси керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның уртак эш төркеме оештыру турындагы тәкъдимен хуплады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.