Рөстәм Миңнеханов "Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара транспорт коридорларын үстерү" сессиясендә катнашты

17.05.2024

Бүген «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара мультимодаль транспорт коридорларын үстерү» сессиясендә катнашучылар автомобиль юллары челтәрен һәм «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Сессия «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Сессиянең модераторы - Россия транспорт академиясе ҖЧҖ президенты Александр Мишарин. Дискуссияне ачып, модератор халыкара транспорт коридорларын үстерүгә бүген аерым әһәмият бирәләр - аларга ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте. Хәзерге транспорт маршрутлары йә үз мөмкинлекләрен сарыф итеп бетергән, йә имин түгел.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдергәнчә: «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры - бүген Россиянең мөһим проектларының берсе. Аның сүзләренчә, әлеге проект белән системалы рәвештә шөгыльләнәләр, гамәлләрне яңа билгеләнгән Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Савельев җайга салачак.

Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, илдә тимер юл, су транспорты кебек транспорт юнәлешләре дә үсеш ала.

Автомобиль юллары үсешенә килгәндә, аларда хәл гадирәк, чөнки юллар челтәре бар, һәм бүген алар тиешле хәлгә китерелә, яңа маршрутлар салына. Марат Хөснуллин Казахстан коллегалары белән автомобиль юллары һәм транспорт коридорлары буенча эшне синхронлаштыру турында килешү имзалануын искәртте. «Ассызыклыйм, "Төньяк – Көньяк» проекты - иң перспективалы юнәлеш", - дип белдерде Марат Хөснуллин. Ул шулай ук узган 2023 елда гына да Россиядә автомобиль транспорты үсеше 18% тәшкил иткәнен искәртте.

"Төньяк-Көньяк" коридорыннан тыш, без Монголия һәм Кытайга чыгучы «Көнбатыш – Көнчыгыш» транспорт коридоры белән дә шөгыльләнәбез, дип хәбәр итте Марат Хөснуллин.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, динамик үсештә булган төбәк буларак, даими рәвештә транспорт челтәрләрен үстерүгә мохтаҗ. Ул искәрткәнчә, 2023 елда төбәктә төяп җибәрелгән продукция күләме 4,7 млрд сум тәшкил иткән. Җитештерелгән продукциянең яртысы экспортка чыгарылуын исәпкә алсак, бу зур күләмдә транспортта ташуларны таләп итә. "Болар барысы да безнең өчен транспорт компоненты бик мөһим икәнен күрсәтә! - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең элемтәләрнең юнәлешләре үзгәрүен исәпкә алып - көнбатыштан көнчыгышка, һәм безгә көньяк диңгезләргә чыгу юллары кирәк - без транспорт коридорлары мәсьәләсе илебез өчен стратегик яктан мөһим дип саныйбыз. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән генә товар әйләнеше үсеше бездә 83% тәшкил итте. Әлбәттә, бу күләмнәрнең барысы да транспорт белән тәэмин итүне таләп итә. Гомумән алганда, Көнбатыш һәм Көнчыгыш юнәлешләре барысы да перспективалы".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген су транспортын үстерү мөһим дип белдерде. "Без күптән түгел бу хакта фикер алыштык – Кама, Идел елгалары, шулай ук Каспий – минемчә, бу җитди ярдәм, бигрәк тә су транспорты – безнең йөкләрне ташуның, күчерүнең иң арзан төре. Нефть химиясе продукциясе генә түгел, ә авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән хәләл продукция җитештерүче дә булырга тиеш, бу коридорларның барысы да безнең өчен бик мөһим», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, транспорт коридорларын үстерү өлешендә Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Таҗикстан белән актив эш бара. Без шулай ук Әфганстан белән эшләүне дә актив карыйбыз, диде ул.

РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Зверев сессия кысаларында хәбәр иткәнчә, Иранда Решт - Астара «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорының көнбатыш маршруты тимер юлы участогы төзелеше быел ук проектлау белән параллель рәвештә башланачак. "Иң мөһим карар-Россия Федерациясе һәм Иран Ислам Республикасы тарафыннан Решт - Астара участогын төзү буенча килешүгә кул кую, ул 20 ел дәвамында эшләнгән һәм тикшерелгән, әмма шулай да без аны имзалый алдык", - диде Дмитрий Зверев.

Сессиядә Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президентының транспорт өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаков, РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Зверев, шулай ук Әстерхан һәм Ульяновск өлкәләре губернаторлары, Иран, Әфганстан, Катар, Оман, Әзәрбәйҗан, Пакстан һәм башка илләр вәкилләре катнашты.

Белешмә өчен:

Халыкара транспорт коридоры (ХТК) "Төньяк – Көньяк" - Санкт-Петербургтан Мумбай портына (Һиндстан) кадәр 7,2 мең километр озынлыктагы мультимодаль маршрут. ХТКның өч маршруты бар: транскаспий (тимер юллар һәм портлар кулланып), шулай ук көнбатыш һәм көнчыгыш (коры җир). 2023 елның маенда Россия һәм Иран Иранда "Төньяк - Көньяк», Решт - Астара көнбатыш маршруты тимер юлының соңгы кирәкле участогын төзеп бетерү турында документларга кул куйдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.