Рөстәм Миңнеханов дөньяның иң эре логистика компанияләренең берсе DP World җитәкчелеге белән очрашты

17.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов DP World компаниясе идарәсе рәисе һәм генераль директоры Солтан Әхмәд Бин Сөләй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV KazanForum кырларында узды.

DP World (Dubai Port World) Дубайда урнашкан дөньяның иң эре логистика компанияләренең берсе. Йөк логистикасы, порт терминалы операцияләре, диңгез хезмәтләре һәм ирекле сәүдә зоналары буенча махсуслаша. 40тан артык илдә 82 диңгез һәм эчке терминалгахезмәт күрсәтә. Ел саен компания 70 млн контейнер эшкәртә, алар 70 мең суднода ташыла. Экспертлар бәяләвенчә, бу дөнья контейнерларының якынча 10%ын тәшкил итә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. "Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – икътисадый элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе ассызыклаганча, ил җитәкчелеге транспорт коридорларын, аерым алганда, «Төньяк - Көньяк» логистика маршрутын үстерүгә аерым әһәмият бирә. Татарстан өчен әлеге проект бик мөһим. Республикада кирәкле транспорт инфраструктурасы үсеш ала, эре логистика объектлары төзелә.

"Сез дөньяның иң зур порт операторларының берсен җитәклисез. Сезнең компания белән партнерлыкка шат булырбыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов DP World башлыгына.

Солтан Әхмәд Бин Сөләй Казанга беренче тапкыр килүен һәм республиканың сәнәгать потенциалына соклануын билгеләп үтте. "Татарстанның логистика өлкәсендә зур потенциалы бар. Идел буйлап Каспий диңгезенә һәм аннан Һиндстанга барып җитәргә мөмкин. Су буйлап сәүдә юллары иң арзан һәм нәтиҗәле. Шуңа күрә дөнья сәүдәсенең 90%ы су юллары аша башкарыла. Шул ук вакытта без индустриаль парклар үсеше белән дә кызыксынабыз», - диде ул.

Аннары әңгәмәдәшләр хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.