Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Россия Тышкы эшләр министрлыгына республиканың халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов «Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләрен» ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерде. "Бердәм һәм фидакарь хезмәт ярдәмендә без барлык авырлыкларны җиңеп, куелган максатка ирешә алдык», - дип ассызыклады ул.
Александр Панкин үз чиратында Татарстанның Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга керткән өлешен, шулай ук KazanForum форумының әһәмиятен билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Александр Панкинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры урынбасары Татьяна Довгаленконы «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде.