Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча бөтендөнья ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Мәлик әфәндегә KazanForum эшендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Russia Halal Expo күргәзмәсендә ИСЕСКО стенды җәелдерелүе сөендерә", - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан ИСЕСКО оешмасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә: “Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында без мөселман дәүләтләреннән килгән партнерлар белән икътисадый һәм гуманитар өлкәдә системалы рәвештә хезмәттәшлек итәбез".
Рөстәм Миңнеханов республикада берничә мөһим чара уздыру турында сөйләде, алар арасында Казан Глобаль яшьләр саммиты һәм Изга Болгар җыены, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендәге эш турында.
Ул хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстан делегациясе Мароккодагы ИСЕСКО штаб-фатирында булган иде. "Бүген традицион кыйммәтләрне алга сөрүдә, мәдәният, мәгариф һәм фәнне үстерүдә алга таба хезмәттәшлегебезне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган", - дип өстәде Татарстан Рәисе.
ИСЕСКО генераль директоры Рөстәм Миңнехановны хуплады һәм БРИКС саммиты кысаларында яшьләр арасында уртак чаралар оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Шулай ук Сәлим Әл Мәлик Татарстан Рәисен Рабат шәһәрендәге (Марокко) ИСЕСКО штаб-фатирына килергә чакырды.
ИСЕСКО -махсуслаштырылган оешма, оешма әгъзалары булган дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту өчен мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган оешма. Бүгенге көндә ИСЕСКО әгъза-дәүләтләре санының 57дән ИХО әгъза-дәүләтләре саны 54кә җиткән. Россия 2007 елдан бирле оешмада күзәтүче булып тора.