Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күчемсез милек күргәзмәсендә (International Property Market) катнашучылар стендлары урнаштырылган «Казан Экспо» ХКҮ павильонында булдылар.
Алар күргәзмәдә катнашучы компанияләр белән таныштылар, шул исәптән «Сувар Строит», «Ак Барс дом», СМУ-88, «Унистрой», «Татлифт» компаниясе, «Таткабель» һәм башкалар.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагындагы перспективалар һәм территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлеш бирү турында сөйләде. Ул, аерым алганда, планнар буенча, 2030 елга Казан агломерациясе территориясендә торак фонды үсеше 13,2 млн кв м тәшкил итәчәк, торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 33 кв м булачак, диде.
Моннан тыш, кунакларга Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзү барышы турында сөйләделәр һәм холллар, тамаша залы һ. б. декор һәм интерьерның кайбер элементларын күрсәттеләр.
Күргәзмә павильоны архитектурада сәнгать зонасы, шәһәр архитектурасында табигать зонасы һәм башка зоналарга бүленгән.
Биредә шулай ук ТР Шәһәрләрен үстерү институты, Киңлекләрне планлаштыру институты стенды тәкъдим ителгән.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина бүген төбәктә нинди программалар гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Марат Хөснуллин шулай ук «Татлифт» предприятиесендә җитештерелә торган лифтларның берсенең үрнәген күрсәтте («Татлифт» ҖЧҖнең лифт җайланмалары җитештерү заводы апрель аенда «Зеленодольск» сәнәгать паркында ачылган иде).
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Казан Экспо» ХКҮ территориясендәге урам мәйданчыкларының берсендә махсус техника, автомобильләр, зур йөкләр экспозициясе белән таныштылар. Биредә «Соллерс», «КАМАЗ» компанияләренең техникасы, «Ростсельмаш», «Казансельмаш», КОРИБ һәм башка тәэмин итүчеләрнең авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән.
Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары һәм «КАМАЗ-Мастер» узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән аралаштылар. Күргәзмәдә шулай ук «КАМАЗ» зур йөк машиналары да бар.
«Верстакофф» компаниясе (Мордовия) күргәзмәдә күчмә остаханә тәкъдим итте. Проект турында Мордовия Республикасы Башлыгы Артем Здунов сөйләде, ул бу көннәрдә шулай ук «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша.
Моннан тыш, кунаклар мәйданчыкта куелган Казан вертолетлар заводының «Ансат» вертолетын карадылар. Россия Хөкүмәте вице – премьеры Марат Хөснуллин «Ансат»ны эчтән бәяләде - ул машинаның кабинасын һәм салонын карады.
Күргәзмәне карау барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко полимер материаллардан ясалган катер турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов метанлы «Москвич» автомобиле белән танышты, аның двигателе Татарстанның «Раритэк» компаниясе тарафыннан эшләнгән.
Шулай ук күргәзмәдә яшерен бронялы автомобильләр, тагылмалар һәм ярымтагылмалар, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы, җиңел автомобильләр, автобуслар тәкъдим ителгән иде.