Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Төркмәнстан халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Russia Halal Expo күргәзмәсен карадылар.
Russia Halal Expo Россиядә Россия Федерациясе төбәкләренең һәм ИХО илләренең икътисадый һәм фәнни-технологик хезмәттәшлеге күргәзмәсе. Бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү, KazanForum әгъзалары арасында конструктив диалог төзү өчен уникаль киңлек булып тора. Күргәзмә эшендә дөньяның 11 иле һәм Россиянең 17 төбәге катнаша.
Кунаклар Татарстан Республикасы стендында булдылар. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина республиканың икътисадый, инвестицион һәм сәнәгать потенциалы, шулай ук Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре, шул исәптән Төркмәнстан белән хезмәттәшлек итүчеләр (КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, КЭР-Холдинг, Зеленодольск суднолар төзү заводы һ.б.) турында сөйләде. Узган ел Татарстан һәм Төркмәнстан товар әйләнеше күләме, 13%ка артып, 52 млн доллардан артып киткән.
Төркмәнстан зур экспозиция әзерләгән. Стендта милли келәмнәр һәм аларны ясауның уникаль технологиясе темасына аерым игътибар бирелә. Кунакларга 5 ел элек төрекмән келәмнәре ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелгәнен сөйләделәр. Шулай ук кунаклар төркмән җитештерүчеләренең киң ассортиментлы продукциясе белән таныша ала.
Күргәзмәдә үз стендларын халыкара компанияләр, дәүләт корпорацияләре, эре банклар һәм финанс институтлары тәкъдим итә. Шулай ук биредә технологияләр һәм ислам икътисады өлкәсендәге инвестицион потенциал һәм казанышлар, B2B-проектлар, эре бизнес һәм КУЭ субъектлары продуктлары тәкъдим ителә.