Минтимер Шәймиев: "Алга таба барачакбыз"

16.05.2024

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан университеты ишегалдында «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Истәлек тактасы обсерватория бинасының диварына куелды. Шундый ук истәлек такткасы ТР Зеленодольск районы Октябрьский бистәсендә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә дә урнаштырылган.  

Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы карар 2023 елның 18 сентябрендә Согуд Гарәбстанында Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителгән иде.

Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, Казан университетының Астрономия обсерваторияләре Татарстан территориясендә дүртенче бөтендөнья мирасы объекты булды, дип билгеләп үтте. ЮНЕСКО исемлегенә элегрәк Казан Кремле тарих-архитектура комплексы, Болгар тарих-археология комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәре Успение соборы һәм монастыре кертелгән иде.

"Хәзерге вакытта республика ЮНЕСКО объектлары саны буенча илдә лидер булып тора. Бу - зур казаныш, зур уңыш һәм республикабызның югары казанышы. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә без Россия, дөнья белгечләре белән хезмәттәшлектә барыбыз бергәләшеп эшли алдык һәм бу юнәлештә уңышларга ирешә алдык. Мин барысын да алга таба хезмәттәшлек итәргә чакырам. Хәзер безнең үз тәҗрибәле белгечләребез бар. Сездән өйрәнәчәкбез, бездән өйрәнәчәкбез һәм шулай итеп алга таба барачакбыз», – диде Минтимер Шәймиев.

Ул Казан университетының Астрономия обсерваторияләре объектын ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә актив катнашкан һәркемгә, аерым алганда: РФ Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе рәисе Сергей Лавровка, Комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Довгаленкога, ЮНЕСКОда РФ Даими вәкиле Ринат Галәветдиновка, РФ ТЭМның Күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимовка рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев әлеге проектның кайбер мөһим вакыйгаларын искә төшерде.

"Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясен ЮНЕСКО исемлегенә кертү идеясе  беренче тапкыр 2009 елда тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта без Казанда ЮНЕСКО Халыкара конференциясен үткәрдек, анда астрономия һәм астрофизика, космик тикшеренүләр, археологик, мәдәни астрономия өлкәсендә дөньякүләм танылган экспертлар катнашты. Без «Казан резолюциясе»н кабул иттек, ул фән һәм фәнни мирасның ролен, аларның кешелекнең мәдәни мирасындагы урынын дөньякүләм аңлауда мөһим этап булды. 2017 елда бу инициативаны ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстанга сәфәре вакытында хуплады. 2019 елда Казанда «Астрономия һәм дөнья мирасы» халыкара форумы уздырылды, анда без Бөтендөнья мирасы комитеты өчен досье әзерләү буенча конкрет чаралар турында фикер алыштык», – дип сөйләде ул.

"Бүген куелган ЮНЕСКО тамагсы -истәлек тактасы - бу объектның универсаль кыйммәтлеген һәм сезнең белән эшләвебезнең нәтиҗәлелеген күрсәтүче дәлил генә түгел, ә 200 ел элек Казан университетында астрономия кафедрасы, аннары әлеге уникаль обсерваторияләр барлыкка килгән барлык кешеләргә дә хөрмәт күрсәтү. Без илебез астрономиясе үсешенә, шул исәптән илебезнең космик киңлекләрне үзләштерүенә дә зур өлеш керткән университет галим-астрономнарының зур плеядасына рәхмәтле», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе үзенең чыгышының ахырында.

РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин билгеләп үткәнчә, Казан университетының Астрономия обсерваторияләре Россия Федерациясенең ЮНЕСКОның 32 нче объекты булып тора.

"Бу Татарстанның да, Россия Федерациясенең дә абруен һәм җәлеп итүчәнлеген, безнең әле үзләштерелмәгән мәдәни тарихи һәм фәнни мирасыбызның киңлеге ягыннан арттыра. Без ышанабыз, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бу исемлектә илебезнең дөнья фәнен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлешен тану гына түгел, ә туристларны, Татарстан һәм гомумән Россия белән танышырга теләүчеләрне җәлеп итү объектлары булган яңа объектлар барлыкка килү буенча алга таба да эшләячәкбез», – диде ул.

К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин үз чыгышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» республика фондына университет инициативасына ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде. "Чыннан да, сезнең актив ярдәмегез, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән генә без моны эшли алдык. Мин, ректор буларак, бу вакыйганың безнең зур бәйрәм Казан университетына нигез салынуга 220 ел тулу алдыннан башкарылуы белән горурланам. Без бу тамганы Бөек галимнәребезне, фәнебезне, Бөек астрономнарыбызны һәм физикларыбызны билгеләп үтү өчен ачабыз», - диде ул.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте