Рөстәм Миңнеханов: «Россия – Ислам дөньясы " стратегик караш төркеме Россия белән ИХО арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итә

16.05.2024

Бүген Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышның темасы - "Россия-Ислам дөньясы: гадел күп поляр дөнья корылышы һәм куркынычсыз үсеш».

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ассызыклаганча, хәзерге вакытта төркемнең роле аеруча артты. Ул Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы мөнәсәбәтләрдә төп конструкциягә, дуслыкны, үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгыту коралына әверелә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына төркемнең даими игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, KazanForum федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга форумны әзерләү буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерде.

Аннары РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин форумда катнашучыларга Россия Президентының сәламләү сүзләрен җиткерде. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Россия мөселман илләре белән традицион дуслык бәйләнешләрен югары бәяли. „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре катнашындагы чираттагы утырышына зур әһәмият бирәбез. Россиянең төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча әлеге абруйлы халыкара структура белән үзара хезмәттәшлеге үсә баруы мөһим», - дигән РФ Президенты.

Шулай ук Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан үзенең бай потенциалын, төрле өлкәләрдә алга баруга ныклы карашын ачык күрсәтә: «Төбәкнең икътисадта, социаль өлкәдә, фәндә һәм мәдәнияттә казанышлары чыннан да тәэсирле, Россия мөселманнарының, республиканың барлык милләт кешеләренең Ватан үсешенә, аның суверенитетын һәм дөньяда йогынтысын ныгытуга, җәмгыятебездә тотрыклылык һәм татулык тәэмин итүгәкерткән зур өлешенең тагын бер күренеп торган дәлиле булып хезмәт итә".

Үз чиратында Марат Хөснуллин мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте: «Бүген бу хезмәттәшлек стратегик партнерлык характерына ия һәм ул динамик рәвештә үсеш ала, шул исәптән „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеменең актив эше ярдәмендә».

Россия Вице-премьеры шулай ук бүген дөньяның яңа чакырулар һәм янауларга тап булуын ассызыклады. Шуңа да карамастан, Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы һәм алга таба эшләү өчен яңа перспективалар ачыла.

Төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Рәисенең Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. "Рөстәм Миңнехановның сәясәтче һәм дипломат буларак эше нәтиҗәсендә күп кенә дәүләтләр җитәкчеләре белән ихтирамлы-ышанычлы ачык мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Без бу юнәлештә зур уңышлар күрәбез", - дип ассызыклады Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Аның сүзләренчә, Россия һәм ислам илләре дәүләтләр һәм халык арасында мөнәсәбәтләрне төзү мөмкинлеген һәм кирәклеген күрсәтә: «Хөрмәт белән, тигез хокуклы, партнерларның ихтыяҗларын кабул итеп, басымга яки янауларга мөрәҗәгать итмичә».

Митрополит Волоколамский, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге җитәкчесе, Россиянең диннәрара советы әгъзасы Антоний Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның сәламләү хатын укыды. "Россия һәм Ислам дөньясы мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бүген Казанда җыелганнарны чын күңелдән сәламлим. Бу мөнәсәбәтләрнең аерым практик тулылануы гына түгел, ә мөһим рухи үлчәмнәре дә булуы сөендерә», - диелә сәламләү текстында.

Патриарх Кирилл Татарстан тәҗрибәсен ике диннең - православие һәм Исламның тыныч яшәве традициясендә билгеләп үтте: "Монда, Татарстанның мөбарәк җирендә, уртак кыйммәт нигезе һәм әхлакый ориентирлары булган ике рухи традиция тыгыз үрелеп барды, алар безгә күп нәрсәләргә бертигез карарга һәм хәзерге заманның катлаулы чакыруларына җавапларны уңышлы табарга ярдәм итә".

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов бүгенге дөньяның глобаль проблемаларын билгеләде, шулай ук Россия белән мөселман илләренең уңай хезмәттәшлеге гадел күп поляр дөнья корылышы шартларында куркынычсыз үсешне тәэмин итүгә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Аннары Татарстан Рәисе чыгышының төп тезисларын китерәбез:

"Кадерле дуслар! Хәзерге дөнья турбулент һәм каршылыклы тенденцияләр белән характерлана. Без коллектив Көнбатыш һәм көнбатыш булмаган дөнья арасында яңа дөнья тәртибен көткәндә аермаларны күрәбез. Бүгенге көндә чын күп полярлык формалаша, глобальләшү төбәкләшүгә юл бирә. Бүгенге көндә күпләрне мондый сораулар борчый: бу кризистан чыгу юлы нинди булыр, Россия Федерациясенең һәм Ислам дөньясының яңа дөньядагы урыны һәм роле күп полярлыкның әйдәп баручы полюслары буларак, Россия һәм мөселман илләре бүген бергәләп тынычлык һәм иминлекне, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне булдыру, ныгыту файдасына ничек эшли алалар? „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме үз дәрәҗәсендә бу сорауларга җавап эзләүгә ярдәм итәргә тиеш.

Киләсе елда Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булуына 20 ел тула. Быел оешма үзе 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. ИХО җитәкчелеген һәм андагы дәүләтләрне әлеге истәлекле дата белән котлыйбыз һәм барлык илләр һәм халыклар файдасына эшендә яңа уңышлар телибез.

Май башында илебез җитәкчелеге кушуы буенча Россия делегациясе җитәкчесе буларак, мин Гамбиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының 15 нче саммитында катнаштым. Ул өч елга бер тапкыр үткәрелә һәм ИХОның югары органы булып тора. Гамбиядә чара „Тынычлык үсеше мәнфәгатьләрендә диалог аша бердәмлекне һәм теләктәшлекне ныгыту“ девизы астында узды. Форум кырында берничә мөселман дәүләте җитәкчеләре белән очраштым. Без Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге, шул исәптән безнең төркемнең эшчәнлеге турында сөйләдек. Күпчелек очракта безнең позицияләр туры килә яки бик якын. Саммитта катнашучылар Россия Федерациясе белән хезмәттәшлеккә зур кызыксыну күрсәтәләр, дөнья проблемаларын хәл итүдә, иминлекне һәм тотрыклылыкны саклауда бердәмлек, теләктәшлек һәм диалогның мөһимлеген ассызыклыйлар.

Бу процесста әйдәп баручы халыкара оешмалар, шул исәптән БРИКС берләшмәсе зур роль уйный. Аңа шул елның гыйнварыннан тагын 5 дәүләт кушыла, шул исәптән 4 мөселман иле. 2024 елда Россия БРИКСта рәислек итә һәм бу уңайдан 200дән артык чара оештыра. Шулардан Татарстан 20гә якын зур утырыш кабул итәчәк, шул исәптән БРИКС дәүләт башлыклары саммиты, шулай ук БРИКС + һәм БРИКС аутрич форматындагы утырышлар.

Бүгенге көндә Украина кризисы глобаль иминлеккә һәм дөнья икътисадына бик тискәре йогынты ясауын дәвам итә. Бөтен дөньяны Фәләстиндәге хәлнең кискенләшүе, Иран белән Израиль арасындагы киеренкелек тетрәтте. Газа секторындагы канкойгыч сугышлар һәм күп санлы тыныч халыкның һәлак булуы бөтен дөнья мөселманнарын борчымый кала алмый. Россиядә, шул исәптән Татарстанда, гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш оештырылды. Һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның бу сугышны тизрәк туктату һәм БМО әгъзасы булган Фәләстин дәүләтен булдыруны күздә тоткан сәяси җайга салуның мөһимлеге турындагы позициясен хуплыйбыз.

Безнең заманның зур проблемасы - террорчылыкның барлык күренешләре һәм формалары. Агымдагы елның мартында Мәскәү янындагы террорчылык акты мәрхәмәтсезлек масштабы буенча коточкыч булды. Аның максатларының берсе – динара һем милләтара ызгыш-талаш чыгару. Террорчылар һәм аларның заказчылары ислам дине белән якланырга тырышалар һәм дөнья җәмәгатьчелегенә „террорчы мөселман“ стереотипларын кертүне дәвам итәләр. Бу җимергеч идеология белән ныклап көрәшү һәм исламның тыныч һәм иҗади характерын күрсәтү бик мөһим.

Бүгенге көндә глобаль масштабтагы динамик үзгәрешләр сәясәт, икътисад һәм хәрби-стратегик өлкәне генә түгел, ә күпчелек илләрнең мәдәни-әхлакый, рухи тормышын да үз эченә ала. Бу үзгәрешләр бөтендөнья иминлеге өчен моңарчы күрелмәгән куркыныч фонында бара.

Кызганычка каршы, коллектив Көнбатыш халыкара хокукны үз мәнфәгатьләренә юнәлдерелгән ниндидер кагыйдәләр системасы белән алыштырырга тырыша. Доминантлык позициясен сакларга омтылып, Көнбатыш басымның төрле формаларын куллана: сугышлар, санкцияләр, шантаж, неоколониализмның хәзерге төрләре. Альтернатива буларак, планетаның сәламәт көчләре моңа каршы гадел һәм күп поляр дөнья төзелеше моделен куярга тиеш. Шунысын да ассызыклау мөһим, яңа чикләү линияләренең барлыкка килүе хәрби-сәяси каршылык һәм икътисадый көндәшлек белән генә түгел, ә төрле әхлакый ориентирлар һәм мәдәни өстенлекләрнең туры килмәве белән дә аңлатыла.

Күрсәтелгән ориентирлар иминлеккә турыдан-туры бәйле, ул илнең сәяси системасының тотрыклылыгын, икътисадый потенциалын, оборона көчен тәэмин итүне генә түгел, ә гражданнарның тормыш рәвешенең төп өлеше булган мәдәни һәм рухи әхлакый кыйммәтләрне саклауны һәм үстерүне дә үз эченә ала. Бу яктан Россия һәм Ислам дөньясының хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар.

Төп рухи әхлакый кыйммәтләре буенча православие һәм ислам охшаш яки якын позицияләрдә торалар. Бу, аерым алганда, кеше хокуклары өлкәсенә һәм гаилә мөнәсәбәтләренең принципиаль нигезләренә кагыла. Россия һәм ислам дөньясының уңай хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы гадел күп поляр дөнья корылышы шартларында куркынычсыз үсеш тәэмин итүгә зур өлеш кертәчәк, дип ышанам.

Хөрмәтле форумда катнашучылар! Сезгә тынычлык һәм илләребез һәм халыкларыбыз арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда игелекле эшебездә Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен телим".

Утырыш барышында шулай ук ИХО генераль секретаре вәкиле Мөхәммәд Салах Текая, РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте  рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук башка берничә спикер чыгыш ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.