Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүген кич Казанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде. Ул KazanForum Халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында хөрмәтле кунак сыйфатында катнашачак.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисенә чакыруны кабул иткәне һәм Татарстанга Төркмәнстан вәкиллекле делегациясе җитәкчелегендә килгәне өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, Гурбангулы Бердымөхәммәдовка мөрәҗәгать итеп, Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, һәм KazanForum - Төркмәнстанның Халык Мәсләхате Рәисе берничә тапкыр катнашкан мәйданчык, диде.
"Сез KazanForumда һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашуыгыз белән дөнья җәмәгатьчелеге өчен бик яхшы сигнал бирәсез», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
"Мөселман илләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа бәйле рәвештә безнең «Россия – Ислам дөньясы» төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый платформа булып тора», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Гурбангулы Бердымөхәммәдовка илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Безнең өчен Россия һәм Төркмәнстан мөнәсәбәтләре бик мөһим, алар бик конструктив, һәм Татарстан монда үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов. "Бүген Төркмәнстан - прогрессив һәм чәчәк атучы ил, анда Сез эшләгән вакытта да күп эшләр башкарылган, һәм Сезнең яхшы традицияләр дәвам итә", - диде ул, Гурбангулы Бердымөхәммәдовка мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында, Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстан делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.
"Бу колачлы форумда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. "Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме - ислам илләре белән үзара хезмәттәшлек итүнең бик мөһим коралы», - дип ассызыклады Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе.
Форумның барлык катнашучыларга да уңай нәтиҗәләр китерәчәгенә ышаныч белдерде.
"Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовтан иң җылы сәламләү сүзләрен һәм форумны уңышлы уздыру теләген җиткерәм», - дип нәтиҗә ясады Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Белешмә өчен:
2023 елда Татарстан белән Төркмәнстан арасында үзара товар әйләнеше күләме 13 процентка арткан һәм 52 млн АКШ долл. тәшкил иткән.
Нефть разведкасы, нефть чыгару, газ ташу, автомобиль, авиа-һәм суднолар төзү, энергетика, химия продукциясе китерү, фармацевтика һәм медицина, АСК һ. б. юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен яхшы потенциал бар.