Бүген кич Татарстан Республикасына Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов эшлекле сәфәренә килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Төркмән халкының милли лидерын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде. Шәрәфле кунак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында һәм «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашачак.