Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Православие Чиркәве делегациясе белән очрашты. Делегацияне Мәскәү һәм бөтен Русь Изге патриархының викарие, митрополит Антоний Волоколамский җитәкли. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Казанга визиты кысаларында РПЧ делегациясе «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашачак. "Сезнең катнашуыгыз мөһим. Безнең форумның яңа форматы узган ел Изге Патриарх Кирилл тарафыннан бирелде, ул анда шәхсән катнашты. Без Патриархка мондый актив катнашуы һәм республикабызга зур игътибары өчен чын күңелдән рәхмәтле», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул традицион рухи кыйммәтләрне, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту буенча тырышлыкларны берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча уртак тырышлыклар аеруча әһәмияткә ия.