Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган Авылым» милли комплексында булды.
«Туган Авылым» комплексы Туфан Миңнуллин, 14/56 адресы буенча урнашкан, аңа 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан нигез салынган. Бүген бу республика башкаласында кешеләр иң күп килә торган урыннарның берсе, туристларны да, татарстанлыларны да җәлеп итү үзәге. 2023 елда «Туган Авылым»га 1,3 млн. кеше килгән.
Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, бүген биредә ярминкә мәйданында гаилә фермерлары һәм оста-һөнәрчеләрнең мәйданчыклары һәм продукциясе (күн эше, көмеш бизәнү әйберләре җитештерү һ.б.) тәкъдим ителде.
Татарстан Рәисе һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук «Туган Авылым» ресторанының эше һәм ашларының исемлеге белән таныштылар, Никах үзәгендә (2023 елда биредә 170тән артык никах тантанасы үткәрелгән), икенче катта урнашкан, «Калейдоскоп» гастрономия ресторан-театрында булдылар. Биредә кунакларга Казан тарихы турында видеороликлар күрсәттеләр, шулай ук «Туган Авылым» комплексын һәм «Туган батыр әкиятләре йорты» проектын тәкъдир иттеләр. Аңлатмаларны «Туган Авылым» МКын гамәлгә куючы Радик Габдрахманов биреп барды.
Исегезгә төшерәбез, «Туган Авылым» территориясендә хәләл кафе «Алан Аш» урнашкан, туристлар яратып килә торган утын ягып мич коймагы белән сыйлау урыны, Shab лаунж-бар һәм комплексны гастрономия туризмы үзәгенә әйләндерүче башка гомуми туклану учреждениеләре бар.
"Туган Авылым» МК территориясен һәм объектларын карауда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һ. б. катнашты.