Татарстан Рәисе «Казан" агросәнәгать паркында халыкара хәләл ярминкәсен ачты

14.05.2024

«Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Kazan Halal Market" 14-19 майда узачак. Бу - "Россия Ислам дөньясы: KazanForum" 15 нче Халыкара икътисадый форум кысаларында беренче рәсми чара. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән 70ләп компания катнаша.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә хәләл продукциянең дөньякүләм базары динамик үсештә булуын билгеләп үтте. Татарстанда гына да «Хәләл» стандарты буенча 100дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана. Экспорт продукциясен үстерүгә шулай ук хәләл сертификация органнарына таләпләр турында кабул ителгән милли стандарт ярдәм итәчәк. "Бу безнең хәләл продукцияне чит илләрдә тануга, ислам таләпләренә һәм нормаларына туры килү гарантиясенә мөһим адым булачак", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда хәләл ярминкәләрдә катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган яхшы традиция. "Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукцияне сайлап алуның киң мөмкинлеге тәкъдим ителә. Ярминкәдә катнашучыларга нәтиҗәле эш, ә кунакларга уңышлы сатып алулар һәм якты тәэсирләр телим. Сезне Kazanforumның башка чараларында да күрергә шат булырбыз», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты һәм ярминкәдә катнашучы компанияләр вәкилләре белән аралашты. Мәйданчыкта азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар тәкъдим ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.