Минтимер Шәймиев Танҗу Билгич белән очрашты

14.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашты, ул Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.

Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте. Ул Танҗу Билгичка Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен булдыру, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын булдыру турында сөйләде. Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстанның ЮНЕСКО объектлары саны буенча илдә лидер булуын билгеләп үтте.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Танҗу Билгич Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

Танҗу Билгич билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләре арасында Татарстан Төркия белән товар әйләнеше буенча беренче урында тора. Шулай ук мәдәният, мәгариф, тел һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектларны киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Угур Йылмаз да катнашты.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте