Бүген Түбән Кама районында бакча ширкәтләренә һәм Дмитриевка авылына газ җибәрү тантанасы булды. Видеоэлемтә аша тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов катнашты.
8 км озынлыктагы яңа тарату челтәрләре социаль газлаштыру программасы кысаларында төзелгән. Газ бүлү челтәре Дмитриевка авылында һәм ике бакчачылыкта - "Чайка" һәм "Строитель" йорт хуҗалыкларын тоташтыру өчен мөмкинлек бирә. Кулланучыларны ышанычлы газ белән тәэмин итү өчен өч газ бүлү пункты файдалануга тапшырылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу - Түбән Кама районында быел газлаштыру программасы кысаларында эшли башлаган икенче газүткәргеч. Әлеге объектны файдалануга тапшыру 100дән артык йорт хуҗалыгын газ һәм җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. "Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Газлаштырып бетерү программасы гамәлдә булган чорда республикада газ белән 18,5 меңнән артык йорт хуҗалыгы тәэмин ителгән. Әлеге программаны гамәлгә ашырган өчен Россия Президентына, "Газпром" компаниясе җитәкчелегенә һәм, аерым алганда, "Газпром межрегионгаз"командасына аерым рәхмәт сүзләре. Бу илебез мәнфәгатьләрендә бик җитди социаль бурыч», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Сергей Густов билгеләп үткәнчә, Татарстанда газлаштырып бетерү программасы югары темпларда бара. 25 мең килешү төзелгән, 18,5 меңе үтәлгән инде. "Бу -газлаштыруның иң югары дәрәҗәсе 100%ка якын булган республика. Мин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә әлеге колачлылы президент проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Якын елларда республиканы газлаштыруга, шул исәптән торак пунктлар чикләрендә урнашкан бакчачылыктагы барлык торак йортларны тоташтыруга ирешербез дип уйлыйм», - дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Владимир Путин Федераль Собраниега Юлламасында социаль газлаштыру программасын киңәйтү һәм аңа бакчачылык ширкәтләрен кертү бурычын куйды.