Татарстан Рәисе «DoorHan» концерны җитәкчелеге белән республика территориясендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты

14.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «DoorHan» концернына нигез салучы Александр Ханин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

"DoorHan" концерны -сәнәгать предприятиеләре, шәхси йортлар, шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы өчен тулы комплектлы биналар җитештерүнең тулы циклын тәэмин итүче предприятиеләр төркеме.  Концерн составына Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә 26 җитештерү-склад комплексы, 54 сәүдә вәкиллеге, 32 завод керә. Барлыгы 6,1 мең эш урыны булдырылган.

Хәзерге вакытта Татарстанда «DoorHan»ның 2 бүлекчәсе эшли. Беренче капка һәм роллет системалары, склад комплекслары өчен автоматика һәм җайланмалар җитештерү заводы Лаеш районында 2013 елда ачылган. 2021 елда Столбище авылында тиз төзелә торган капиталь биналар, төзелеш металл конструкцияләре һәм ИТТ өчен йорт комплектлары җитештерү буенча икенче завод файдалануга тапшырылган.

Очрашу барышында әңгәмәдәшләр Татарстанда «DoorHan»ның агымдагы проектлары һәм яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.