Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда иминлекне тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре һәм террорчылыкка каршы яклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.