Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында катнашучылар проектларын яклады.
Резервчылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән инициативаларны тәкъдим иттеләр. Проектларның шактый өлеше аерым тармакларны цифрлаштыруга, һөнәри юнәлеш бирү эшенә, агросәнәгать комплексын, сәламәтлек саклау өлкәсен, социаль өлкәне үстерүгә, төзелешне оештыру өлкәсендә камилләштерүгә, инфраструктура проектларына һ. б. ларга юнәлдерелгән иде.
Тәкъдим ителгән инициативалар Татарстан Республикасы Рәисенең уңай бәясен алды. Ул Татарстан хакимияте органнары вәкилләренә резервчыларга алга таба проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты.
Чара ахырында резервта катнашучыларга «Идарә итү осталыгы: заманча трендлар һәм чакырулар» программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.
Чарада Татарстанның югары җитәкчелеге арасыннан резервчылар остазлары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервы - республиканың идарә потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән флагман кадрлар проекты. 2014 елдан башлап анда ел саен бөтен Татарстаннан иң яхшы идарәчеләр сайлап алына. Ел дәвамында резервчылар әйдәп баручы республика һәм федераль экспертларда махсуслаштырылган укыту уза, республика муниципалитетларында һәм предприятиеләрендә стажировка программаларында катнаша, шулай ук, остазлар белән берлектә, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектлар әзерли.
Кадрлар резервында катнашу яшь идарәчеләргә югары вазыйфаларга билгеләнергә ярдәм итә. 2024 елның февралендә ТР Рәисе Кадрлар резервынан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цифрлы үсеш министры урынбасары вазыйфасына Булат Фәнил улы Габдрахманов билгеләнгән иде.