Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районында эш сәфәрендә булды. Визитның төп максаты - чәчү кампаниясе барышы белән танышу һәм агросәнәгать комплексының кайбер объектларына бару.
Иртән республика Рәисе ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә кырларны әйләнеп чыкты һәм язгы кыр эшләренең темпларын бәяләде. Бүгенгә язгы чәчү 30 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу вакытында район башлыгы Дмитрий Иванов чәчүлекнең штат режимында баруы турында хәбәр итте. Тулаем район үсеше буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр ителде.
Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәген торгызу перспективалары белән аерым кызыксынды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, инвесторлар катнашында кайбер объектлар торгызыла, әмма бөтен фондны тәртипкә китерү өчен күбрәк вакыт кирәк.
Марат Җәббаров узган ел нәтиҗәләре буенча районда терлекләрнең баш санының шактый кимүенә игътибар итте. Шулай да быел «Чистополье» холдингы мега-ферманың яңа корпусларын эшләтеп җибәрде, бу күрсәткечләргә уңай йогынты ясарга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов районда МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча нинди эшләр алып барылуы белән кызыксынды. Ул бүген бу җирле хакимият өчен мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте.
Тулаем алганда, торак пунктлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авылда гамәлгә ашырыла торган барлык республика программалары сакланачак.
Аннары Татарстан Рәисе «Чистай» ХК «Чистополье» АФ ҖЧҖ яшелчә саклагычында булды. Гомуми мәйданы 5 гектарга җитә. Анда 30 мең тонна яшелчә сыйдырышлы 5 яшелчә саклагыч урнашкан. Ике сортлау линиясе, бер юу линиясе, бер төргәкләү линиясе билгеләнгән. Һәр ангарда яшелчәләрне саклау өчен кирәкле дымлылыкны саклаучы климат-контроль урнаштырылган.
Рөстәм Миңнехановка 2023 ел нәтиҗәләре буенча 22 мең тонна бәрәңге, кишер – 1700 тонна, чөгендер – 1500 тонна сату өчен әзерләнгәнлеге турында сөйләделәр. Бәрәңге эре сәүдә челтәрләрендә сатыла. Быел 893 гектарда бәрәңге һәм 105 гектарда кишер утырту планлаштырыла. Соңгы 2 елда "Чистай" агрофирмасы 1892 гектар җирне сугару системасын файдалануга тапшырган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Молко» ҖЧҖнең «Чистополье» ХК терлекчелек комплексында булды һәм технологик процесс белән танышты. Терлекчелек биналары быел файдалануга тапшырылган. Бу ике корпус, һәркайсы 400 баш терлек һәм бер бозау абзары 150 баш бозауга исәпләнгән. Объект Александровка авылы янында урнашкан. Фермада 73 эш урыны булдырылган.
Рөстәм Миңнехановка сыер абзарларын, сыерларны саву залларын күрсәттеләр, технологик процесс турында сөйләделәр. 1 майга комплекста 2,6 мең тоннадан артык сөт һәм 63,8 тонна сыер ите җитештерелгән.