Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына сәфәр барышында Биектау авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында һәм Яңавыл ФАПында булды

11.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Биектау авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында булды.

Балалар бакчасы 2020 елның декабрендә файдалануга тапшырылган. Төзелешне финанслау чыганагы - Татарстан Республикасы бюджеты. Бүгенге көндә балалар бакчасына 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 30 бала йөри (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 50 балага исәпләнгән).

Учреждениенең кадрлар составы 14 штат берәмлеге, шул исәптән педагогик составы 4 кеше.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр музыка залын, методик кабинетны карадылар, кухняга һәм ашханәгә керделәр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә. Аны Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар озата йөри.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Яңавыл фельдшер-акушерлык пунктында булды. Учреждение 2023 ел ахырында файдалануга тапшырылган, 300дән артык җирле халыкка хезмәт күрсәтә. ФАПның кадрлар составы 2 штат берәмлеге.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.